Зур дата якынлашканда хатирәләр яңара: Блокадачы Шәүкәт Гыйззәтуллин өчен 2025 – юбилейлар елы
Гыйнвар ахырында Ленинград шәһәренең камалыштан чыккан көне билгеләнде. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр – 872 көнгә камалышта кала. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар, хәтта, дөнья тарихында юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Иң кыены – аларны азык-төлек белән тәэмин итү була. Кайгы һәр гаиләгә килә. Әти-әниләренең күз алдында балалары үлә. Сабыйлар ятим кала. Кайбер гаиләләр тулысы белән үлеп бетә. Яшел Үзәндә яшәүче Шәүкәт абый Гыйззәтуллин әлеге коточкыч камалыш мәхшәрен узган һәм биш баладан берүзе генә исән калган кешеләрнең берсе.